22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең хәтеребездә» дип аталган тематик кичә үткәрелде. Аны тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова уздырды.
Белгеч балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләде, тарихи фактлар белән таныштырды. Шулай ук балалар «Яшәргә!» исемле мультфильм карадылар. Чара ахырында бер минут тынлык игълан ителде.
Кичәне оештыручылар сүзләренә караганда, балалар истәлекле даталарны яхшы беләләр, алар илебезнең героик үткәне белән кызыксыналар. Күп кенә балаларның бабалары сугышкан, ә әбиләре тылда хезмәт иткән. Балалар үзләренең дусларына туганнарының батырлыгы турында горурланып сөйләделәр.