ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү» дигән темага төркемле дәрес узды.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге педагогы Әлфия Хөснетдинова «Әни + бәби» клубында катнашучылар өчен «Яраткан туган ягым» дигән чара үткәрде. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.

23 июнь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт туклану утравына сәяхәт» дигән практик дәрес үткәрелде.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында хезмәт терапиясенең төрле формалары актив гамәлгә кертелә.


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Д. Батршина 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү билгеләү буенча онлайн-консультация үткәрде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

«Куркынычсыз балачак территориясе» технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб мөмкинлекләре чикле балалар белән дәрес үткәрде.

Июнь дәвамында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм психологлары «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында чаралар уздырдылар.

23 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләрен алучыларына «Коронавирус һәм иммунитет» лекциясе укылды. Чараның максаты – гражданнарны коронавирус инфекциясенең төп симптомлары белән һәм иммунитетны үстерү ысуллары белән таныштыру иде.

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Җәйге карусель» сәламәтләндерү программасын тормышка ашыруга старт бирелде. Программа кысаларында приютта җәйге лагерь эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International