Муниципаль районнарда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

22 июнь – илебез тарихында иң кайгылы даталарның берсе. Бөек Ватан сугышы башланган көнне Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.

Балык Бистәсе районында бу истәлекле дата уңаеннан оешма, учреждение, район хакимияте, яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, яшь армиячеләр сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу өчен үзәк мәйданга җыелдылар. Чарада шулай ук социаль яклау бүлеге һәм «Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре, «Форпост» үзәге активистлары катнашты.

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы башка учреждениеләрдә дә Ватан геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International