Минзәлә интернат-йортында сугышта һәлак булганнарны искә алдылар

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу митингы узды. Чарада катнашучылар учреждение территориясендә урнашкан мемориалга чәчәкләр куйдылар.

Социаль хезмәт алучылар сугышта катнашкан, һәлак булган әти-әниләре һәм туганнары турында сөйләделәр, сугыш темасына шигырьләр укыдылар. Митинг бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International