Шушы көннәрдә Тукай районы «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы Альбина Тарынчева социаль хезмәт алучыларга «Бала белән аралашу стиленең аның киләчәктә уңышлылыгына йогынтысы» дигән дәрес күрсәтте.
Чара онлайн режимда учреждениенең Инстаграмдагы аккаунтында узды. Дәрес балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә, ата-аналарны үз балалары белән конфликтсыз аралашуга өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.
Онлайн-дәрес 69 карау җыйды.