Июль аенда «Күп балалы Россия» проекты кысаларында бөтенроссия чаралары узачак

2020 елның 23 июне, сишәмбе

«Күп балалы Россия» проекты кысаларында Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды #ГАИЛӘМЯРДӘМЕНДӘ Бөтенроссия акциясе уздыра. Чара күп балалы гаиләләргә, иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүгә, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән бөтенроссия һәм региональ чараларны берләштерәчәк.

8 июльдә Россия Федерациясенең барлык федераль округларыннан шәһәрләр катнашында телекүпер булачак, анда Ярославль, Волгоград, Ставрополь, Новосибирск, Мурманск, Чиләбе, Владивосток һәм Энгельс шәһәрләре катнаша. «ВКонтакте» социаль челтәрендә трансляцияләнәчәк чарада катнашучылар төбәкнең гаилә традицияләре турында сөйләячәкләр, күп балалы гаиләләрнең тарихларын күрсәтәчәкләр.

1 июльдән 7 июльгә кадәр «Instagram» социаль челтәрендә акциянең тагын бер чарасы –#ГАИЛӘМЯРДӘМЕНДӘ флешмобы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International