Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова балаларны һәм аларның ата-аналарын стандарт булмаган иҗат метод һәм алымнары белән таныштыру, иҗади фикерләүне үстерү, сәнгати-эстетик зәвыкны тәрбияләү максатыннан «Кәгазь тарихлар» дигән онлайн-дәрес үткәрде. Чарада «Әни+Бәби» клубының социаль хезмәт алучылары катнашты.
Дәрес башында социаль педагог балаларны кәгазь тарихы белән таныштырды, кызыклы фактлар белән уртаклашты. Аннан соң балаларга төсле кәгазьдән кул эшләре ясарга тәкъдим иттеләр. Оригиналь аппликацияләр һәм эшләнмәләр кечкенә социаль хезмәт алучыларга бик ошады. Чара ахырында әниләр педагог белән үз балаларының иҗади эшләренең фотосурәтләре белән уртаклаштылар.