«Шәфкать» комплекслы үзәге балаларны һәм ата-аналарны конфликтсыз үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Тукай районы «Шәфкать» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева «Конфликтлар килеп чыгу сәбәпләре» темасына онлайн-дәрес үткәрде. Чара учреждениенең Инстаграмдагы @csontukay исемле рәсми аккаунтында узды.

Дәрес балаларны һәм ата-аналарны конфликтларны хәл итү ысуллары белән таныштыруга, конфликтны хәл итү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Чара барышында интернет-катнашучылар белән «Аңла мине» уены үткәрелде.

Дәресне барлыгы 80 кеше карады, алар арасында 5 социаль хезмәт алучылар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International