«Кояшкай» үзәге карамагындагылар өчен дәресләр саф һавада уздырыла

2020 елның 17 июле, җомга

Җәй татарстанлыларга бик эссе һава бүләк итә, шуңа күрә 15нче июльдә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Н.В. Тюнева ачык һавада психологик дәрес үткәрде.

Балалар учреждение территориясендә беседкада урнаштылар һәм график диктант үтәргә керештеләр. Белгеч тәкъдим иткән биремнәр киң күзаллауны, игътибарлыкны үстерүгә, шулай ук координацияне һәм вак моториканы камилләштерүгә юнәлдерелгән иде. Моннан тыш, график диктант мәктәпкә әзерләнү өчен бик яхшы ярдәмче ысул булып тора.

Эш вакытында өлкән яшьтәге балалар бик теләп кече яшьтәге балаларга ярдәм иттеләр. Уртак көч белән барлык катнашучылар да биремне уңышлы үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International