2020 елда Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» дигән социаль проекты тормышка ашырыла. Проект социаль ятимлекне профилактикалауга, яңа туган балалардан баш тартуны булдырмау һәм ата-аналарның уңай образын формалаштыру юлы белән балаларны үстерү һәм тәрбияләү өчен гаилә мохитен саклауга юнәлдерелгән.
Проект кысаларында «Ана һәм бала» укыту бүлмәсе булдырылды, аның базасында йөкле хатын-кызлар, яшь аналар белән аңлы ата-ана булу кыйммәтләрен формалаштыру буенча дәресләр үткәрелә.
15 июль көнне укыту бүлмәсендә «Баланын пеленкасын алыштыру, баланың тәнен карау» дигән практик дәрес узды. Чарада йөкле хатын-кызлар катнашты.
