Югары Осланның өлкәннәре социаль хезмәткәрләр белән бергә табигать аптечкаларын тулыландыралар

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Җәй-дару үләннәре белән запаслану өчен менә дигән вакыт. Югары Ослан районында урнашкан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән дару үләннәрен актив җыялар. «Үсемлекләр бик күп дәвалау сыйфатларына ия. Алар ясалма витаминнар һәм кремнарга бик яхшы альтернатива булачак», – дип ышана белгечләр.

Дару үләннәрен җыю бик файдалы шөгыль. Бу процесска дөрес карарга кирәк, чөнки һәр үсемлекнең үзенең өлгерү чоры бар. Бу төрле вакытта теге яки бу үләннең туклыклы һәм шифалы матдәләрнең иң күп микъдарын үз эченә алуы белән аңлатыла. Социаль хезмәткәрләр сүзләренә караганда, үләннәр кеше сәламәтлеге өчен файдалы, алар кешене савыктыра, яшәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International