Зәйдә яңа социаль проектны тормышка ашыру башланды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Үсешендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте» проектын тормышка ашыру башланды.

Проект дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең, Россиянең дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмаларының һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләргә ярдәм итү өлкәсендәге иҗтимагый берләшмәләрнең инновацион социаль проектлары конкурсында җиңеп, 1 499 025 сум күләмендә грантка ия булды. Бу акчаларга якын арада тернәкләндерү җиһазлары һәм альтернатив коммуникация чаралары сатып алыначак, шәхси коммуникатив альбомнар булдырылачак, белгечләр укытылачак.

Проектның максатчан төркемен 22 гаилә тәшкил итәчәк, аларда авыр күп төрле үсеш тайпылышлары булган балалар тәрбияләнә.

Проектны тормышка ашыру кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында авыр тайпылышлы балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте булдырылды. Аның эшчәнлеге һәр гаиләгә үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балаларны социаль яклау, тернәкләндерү һәм социализацияләү буенча хезмәт комплексының максатчан төркеменә социаль ярдәм күрсәтү, үстерү буенча индивидуаль программаларны эшләү һәм тормышка ашыру, оештыру һ. б. юнәлешләргә юнәлдерелгән.

Максатчан төркемнең һәр гаиләсе коллегиаль советта каралачак, анда «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары һәм психологлары керәчәк. Проблематикага һәм мөрәҗәгать итүләргә карап, һәр конкрет гаилә өчен индивидуаль социаль ярдәм планы, гаилә һәм баланы тернәкләндерү чаралары, ә һәр бала өчен индивидуаль үсеш программасы эшләнәчәк.

Эшләнгән планнар һәм үсеш программалары кыска вакытлы тору төркемендә дә, өй шартларында да тормышка ашырылачак. Моның өчен ата-аналарны Үсештә күп кенә тайпылышлар булган балаларны тәрбияләү һәм тернәкләндерү мәктәбендә укыту гамәлгә ашырыла.

Белгечләр кыска вакытлы тору төркемендә мохит булдырачак, шулай ук алар төп психологик функцияләр, коммуникатив күнекмәләр һәм хәрәкәт активлыгы, көнкүреш күнекмәләрен формалаштыру буенча максатчан төркем балалары белән эш алып барачаклар.

Кыска вакытлы тору төркеменә керүче беренче килүчеләр учреждениенең тәрбиячеләре һәм психологлары белән бу елның июленнән шөгыльләнә башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International