«Астра» тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Кичә, 15 июль көнне, Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең тәүлек буена эшли торган бүлегендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чара узды.

Балалар, командаларга бүленеп, Сәламәтлек иленә сәяхәткә киттеләр. Алар «Халык зирәклеге», «Табышмаклар», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» конкурсларында катнаштылар. Сәламәтлек иле буйлап сәяхәт итеп, балалар «Кеше сәламәтлеге» проспектында, «Үз-үзеңә ярдәм ит» паркында, «Гигиена» мәйданында, «Ашларыгыз тәмле булсын!» кафесында һәм «Авырма» бульварында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International