«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының 5нче номерлы патронлау участогында «Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү турында» дигән чара узды. Очрашуны «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы О.А. Лямова үткәрде.
Чарада 7 яшь хатын-кыз катнашты. Аларга авыл җирендә яшәүче яшь әниләргә бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр, аларны алу тәртибе һәм шартлары турында сөйләделәр.
2018 елдан башлап Лениногорск районында түләүне беренче бала тапкан 99 хатын-кыз һәм өченче бала тапкан 33 хатын-кыз алды.