«Өмет» үзәге белгечләре «Куркынычсыз балачак» ведомствоара рейдларында катнаша

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Кайбыч районында «ЯШҮСМЕР-2020» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында профилактика субъектлары вәкилләре катнашында ведомствоара рейдлар дәвам итә.

Ата-аналарга гомуми белем бирү мәктәбе кысаларында социаль участокларда ата-аналар белән җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнар белән гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән мәгълүмати-аңлату чаралары үткәрелә.

«Куркынычсыз балачак» ведомствоара рейдлар профилактиканың барлык кызыксынучы ведомстволары катнашында оештырыла. Чарада «Өмет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор, гаилә иминлеге буенча мәктәп инспекторы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сәркәтибе, Кайбыч муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләр хезмәте хезмәткәрләре катнаша.

15 июльдән 6 торак пункт рейдлар белән колачланды: Чүти, Олы Тәрбит, Кошкүл, Турминское, Олы Подберезье, Олы Кайбыч авыллары. Яшьләр, балалар һәм яшүсмерләр җыелган урыннар, ял паркы, уен мәйданчыклары, торак пунктлардагы сулыклар тикшерелде.

Белгечләр балаларга санкцияләнмәгән урыннарда коену куркынычлыгы турында кисәтә, профилактик әңгәмәләр үткәрә. Үткәрелә торган барлык чаралар да балаларның төрле хәлләрдә үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International