ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Татарстан казанышлары» дигән чара үткәрде. Шәһәр паркы территориясендә узган дәрестә социаль хезмәт күрсәтүдә теркәлгән балалар катнашты.
Чара белгечнең Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы – Казан турында сөйләменнән башланды. Аннары балалар Татарстанның күренекле кешеләре, медицинада, мәгарифтә, төзелештә инновацион казанышлар, республикада гамәлгә ашырыла торган социаль әһәмиятле проектлар һәм программалар турында белделәр.
Дәрестә катнашучылар үз халкыңның мәдәни, милли, тел традицияләрен саклауның мөһимлеген билгеләп үттеләр.