Министрлыкта 2020 елга өстенлекле бурычларны тормышка ашыру буенча арадаш нәтиҗәләр ясалды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды. Чара барышында 2020 елның I яртыеллыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру йомгаклары турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, узган ел, ачык онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып, экспертлар һәм Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан 2020 елда ТР Хезмәт министрлыгы өчен өстенлекле дип танылган 7 максат билгеләнгән иде.

2020 елның I яртыеллыгында Министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән тулырак https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2020-god.htm?pub_id=2409098 сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International