«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә арт-терапия марафоны

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Безнең көч дуслыкта» дигән арт-терапия марафоны узды. Чараның максатлары: социаль хезмәт алучыларны актив мәдәни-иҗади мохиткә җәлеп итү, төрле милләт реабилитантлары арасында дустанә элемтәләрне ныгыту.

Марафонда катнашучылар «дуслык» сүзе белән бәйле рәсемнәр ясадылар, үзләренең балачак дусларын искә төшерделәр, күпьеллык дуслык тарихлары белән уртаклаштылар.

83 яшьлек социаль хезмәтләр алучы үзенең совет елларында якыннарына һәм дусларына ничек хат җибәрүе турында сөйләде. Һәр хат ахырында ул кечкенә күгәрчен ясый торган булган. Бүгенге коллектив плакатта да ул ике ак күгәрчен сурәтләде.

Чарада барлыгы 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International