Бүген Арча районында «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә озак вакыт карау системасын оештыру» дигән темага семинар узды. Чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге оештырды.
Семинарда республиканың 9 муниципаль районыннан 30га якын кеше катнашты, алар арасында җитәкчеләр, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре мөдирләре һәм өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы белгечләр.
Кереш сүз белән министр урынбасары Юлия Абдреева һәм «Мәрхәмәтлек үзәге» директоры Миләүшә Шакирова чыгыш ясадылар.
Тематик докладлар белән Республика ресурс үзәгенең озак вакыт карау системасын координацияләү бүлеге мөдире О.А. Куликова, координация бүлегенең социаль эш буенча белгечләре А.А. Муллахмәтова һәм Д.Д. Мотыйгуллина чыгыш ясадылар. Укыту семинары барышында озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында белгечләр эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре, шулай ук системаны кертү этаплары, төп бурычлары яктыртылды.
Семинарның икенче өлешендә түгәрәк өстәл оештырылды, практик дәресләр үткәрелде.