Ай саен Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, хәйрияче Гүзәл Хасбатуллина белән берлектә, балалар өчен онытылмаслык бәйрәм оештыралар.
27 июль көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре яшь социаль хезмәт алучыны туган көне белән котладылар һәм аңа татлы бүләк – торт тапшырдылар. Бала көтелмәгән бүләккә бик сөенде, ә ата-ана хәйриячегә һәм белгечләргә игътибарлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Мондый бәйрәмнәр баланың шәхесен үстерүгә ярдәм итә һәм үсеш үзенчәлекләре булган бала тәрбияләүче гаилә өчен зур әһәмияткә ия.