2020 елның 29 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 75 173 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 411 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,70 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 44 088 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 579 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,71 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 555 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 21 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.