Ютазы районында дистанцион вакансияләр ярминкәсе үткәрү практикага кертелде

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге икенче тапкыр дистанцион вакантлы эш урыннары ярминкәсен уңышлы үткәрде.

Чарада 6 эш бирүче катнашты: «Электросоединитель» АҖ, «ТАПАРТ» ОЭМЗ ҖЧҖ, «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ, «Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе» МУП, «Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе» ҖЧҖ, ШЭ Р.С. Халатян. Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 25 буш эш урыны тәкъдим ителде: система администраторы, юл эшчесе, сметчик, төягеч йөртүче, бульдозер машинисты, кладовщик, ОТК контролеры, фрезеровщик, пешекче, токарь, сату хезмәте белгече һ. б.

ZOOM платформасында оештырылган вакансияләр ярминкәсендә дистанцион рәвештә 23 кеше катнашты. Мәшгульлек үзәге директоры Н.Н. Миңневәлиев катнашучыларга пандемия чорында оешманың эше турында сөйләде.

Гражданнар эш бирүчеләр белән очрашуларның мондый форматын уңай бәяләделәр һәм алга таба да дистанцион вакансияләр ярминкәләрендә катнашырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International