Бүген татарстанлылар бер сәгатькә азрак эшләячәк

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президентының «2020 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2020 елның 2 маендагы № УП-265 Указы нигезендә 2020 елның 31 июлеКорбан бәйрәм – эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алдындагы эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә.

Шулай итеп, 2020 елның июлендә биш көнлек эш атнасында 31 июль ял көне булачак. 30 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International