Казанның күп балалы гаиләләре «Өчтән чиксезлеккә кадәр» фотоконкурсында катнашалар

2020 елның 4 августы, сишәмбе

«Күп балалы гаилә» проекты кысаларында үткәрелә торган «Өчтән чиксезлеккә кадәр» Бөтенроссия фотоконкурсы күп балалылыкны популярлаштыруга һәм балалы гаиләләрнең уңай образын булдыруга юнәлтелгән.

Конкурста татарстанлылар да актив катнаша. Мәсәлән, Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт алучы күп балалы гаиләләр социаль челтәрләрдә гаилә фотолары белән уртаклаша. Фотолар #от3добесконечности2020, #фотоконкурс3+, #добесконечности хэштеглары астында басыла.

Җылы гаилә сурәтләре – бергә уздырган вакытның бәхетле мизгелләре, гаилә традицияләре, бәйрәмнәр, сәяхәтләр, экскурсияләр. Бу зур гаиләнең зур җаваплылык, вазыйфалар һәм көндәлек мәшәкатьләр генә түгел, ә зур бәхет тә булуының тере үрнәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International