«Умырзая» үзәгендә балаларны иҗади тернәкләндерү эше

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Минзәлә районында урнашкан «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге төрле яшьтәге инвалид балалар өчен актив иҗади тернәкләндерү буенча эш алып бара.

Столяр остаханәсендә һәм социаль-көнкүреш адаптация кабинетында эшләү балаларга үзләренең иҗади ниятләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. Мондый дәресләр һөнәри күнекмәләрне һәм сәнгать-иҗади потенциалны үстерүгә, психологик яктан бушанырга ярдәм итә.

«Иҗатка сәләт теләсә кайсы балада диярлек бар, әмма үз-үзен иҗади яктан күрсәтү мөмкинлеге әйләнә-тирә мохит, тәрбия һәм иҗтимагый тормыш шартлары йогынтысында формалаша», – диләр тернәкләндерү үзәге белгечләре. Инде көллиятнең столяр бүлеге студентлары булган балалар тернәкләндерү үзәгендә үк үзләренең һөнәри күнекмәләрен үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International