«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә иммунитет турында лекция укыдылар

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Бүген шәфкать туташы Наталья Коробкова Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен иммунитет турында лекция укыды.

Белгеч реабилитантларга иммунитеты төрләре турында сөйләде, иммунитетны арттыру һәм саклау буенча киңәшләр бирде. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм дөрес туклану кирәклегенә шәфкать туташы аерым игътибар бирде.

Чара ахырында Наталья Коробкова тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Лекциядә барлыгы 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International