Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр пластилинография белән мавыга

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә пластилинография буенча дәресләр үткәрелә. Чаралар социаль эш буенча белгечләр җитәкчелегендә уза.

Пластилинография – катырка, кәгазь яки пластик нигездә пластилиннан рәсемнәр ясау. Пластилин белән эшләү – арт-терапия алымнарының берсе, ул иҗат аша үз хисләреңне һәм кәефеңне белдерү өчен менә дигән ысул.

Мондый дәресләр социаль хезмәт алучыларның фантазиясен, кулның вак моторикасын үстерә, борчуларны киметә һәм кәефне яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International