Яшь әниләр туачак бала белән аралашырга өйрәнә

2020 елның 4 августы, сишәмбе

«Авырлы кешеләргә психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Пренаталь тәрбия» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Биш йөкле хатын-кыз катнашында чара Биектау муниципаль районының Усад участок хастаханәсе базасында узды.

Дәрестә булачак әниләр пренаталь тәрбия нигезләрен – музыкотерапия, психогигиена өйрәнделәр. Дәреснең кереш өлешендә булачак әниләрнең эмоциональ торышына, кичерешләренә анализ ясалды, гаилә һәм төрле мөнәсәбәтләр үзенчәлекләре анализланды. Чараның төп өлешендә яшь әниләр белән «Пренаталь тәрбия һәм ана карынында баланың сәләтен үстерү» темасына әңгәмә үткәрелде.

Бала белән элемтәне җайга салу, аның белән гармониягә ирешү өчен, йөкле хатын-кызлар Г.Х. Андерсенның «Принцесса на горошине» әкиятенең уңай сюжетын тыңладылар һәм күз алдына китерделәр, ә үз-үзләрен җайга салу күнекмәләрен формалаштыру һәм психологик халәтләре белән идарә итәргә өйрәнү өчен, хатын-кызлар аутотренинг һәм релаксация алымнарын өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International