Лениногорскида социаль хезмәт алучыларга гаиләнең мөһимлеге турында сөйләделәр

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лилия Зарифуллина 7 нче социаль участокта түгәрәк өстәл үткәрде. «Гаилә белән бергә яшәргә» дигән чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагында булган 10 өлкән һәм балигъ булмаган бала катнашты.

Түгәрәк өстәл катнашучыларда гаиләгә, аның әгъзаларына, гаилә кыйммәтләренә һәм гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләргә дөрес мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән иде. Социаль эш буенча белгеч катнашучыларга гаиләнең һәр кеше тормышында әһәмияте турында сөйләде. Шулай ук Лениногорск районында яшәүчеләргә «Гаилә – ул үзе бер дөнья» дигән ролик күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International