«Актив ата-ана мәктәбе» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Казанның Киров районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Уңыш ачкычы» дигән гамәли дәрес уздырдылар. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның ата-аналары катнашты.
Практик дәрес башында ата-аналар кул астындагы материаллардан ачкычлар өчен җайланма ясау ысуллары турында белделәр.
Чара барышында ата-аналар акрил буяулары белән трафареттан рәсем төшерергә өйрәнделәр, бу техниканың нечкәлекләре һәм катлаулылыгы турында белделәр. Мастер-класста катнашучылар билгеләп үткәнчә, бу – сурәтләр төшерүнең иң универсаль технологиясе. Алга таба мондый рәсемнәрне ата-аналар теләсә нинди материалга диярлек күчерә ала.