ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгы кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре фольклор кичәсе оештырдылар. Чарада барлыгы 25 кеше катнашты.

Кичә, 11 нче август көнне, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Кукмара муниципаль районына эшлекле сәфәре булды.

2020 елның 12 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 77 677 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 279 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,82 % тәшкил итә.

2020 елның 12 августына Менделеевск шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән 275 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 18 кешегә кимрәк.

10 август көнне Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Бергә күңеллерәк!» дигән квест узды. Тәрбиячеләр Лилия Ефимова һәм Эльвира Сабирҗанова 24 тәрбияләнүче өчен мавыктыргыч уен оештырдылар һәм үткәрделәр.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында 11 августта Чистай психоневрология интернатында Физкультурачылар көне узды.

Яңа уку елы алдыннан Мамадыш муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе бара. Хәйрия акциясе республикада 2007 елдан бирле үткәрелә.

«Демография» милли проекты кысаларында кертелә торган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле технологияләр буенча дәресләр үткәрелә.

11 августта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды.

Балачак унъеллыгының төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге педагогы Гүзәл Газиева балигъ булмаганнар өчен «Мин экстремаль хәлләрдә» дигән темага лекция укыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International