«Демография» милли проекты кысаларында кертелә торган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле технологияләр буенча дәресләр үткәрелә.
Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч Ольга Бочкарева аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән «Рәсемне җый» дип исемләнгән уен уйнадылар. Ул пазл җыюдан гыйбәрәт иде. Мондый дәрес хәтер, логик һәм образлы фикерләүне үстерүнең менә дигән ысулы булып тора. Пазллар сабырлык, игътибар концентрациясен, шулай ук хәрәкәтләрне координацияләүне яхшырта. Моннан тыш, вак детальләр белән эшләү кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итә.