10 август көнне Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Бергә күңеллерәк!» дигән квест узды. Тәрбиячеләр Лилия Ефимова һәм Эльвира Сабирҗанова 24 тәрбияләнүче өчен мавыктыргыч уен оештырдылар һәм үткәрделәр.
Барлык катнашучыларга картина кисәкләрен табу өчен төрле сынаулар узарга тәкъдим ителде. Балалар бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә, биремнәрне бергәләшеп үтәргә, игътибарлы һәм күзәтүчән булырга өйрәнделәр. Квестның кульминациясе приют территориясендә клад эзләү булды.
Уен балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм хис-кичерешләр бүләк итте һәм аларның ялын ямьләндерде.