Чистай психоневрология интернатында Физкультурачылар көне узды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында 11 августта Чистай психоневрология интернатында Физкультурачылар көне узды.

Спорт белән шөгыльләнү – стационар учреждениеләрдә социаль хезмәт алучыларны тернәкләндерү һәм абилитацияләүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Саф һавада «Иҗтимагый инициатива 2019» социаль проектлар конкурсы грантына сатып алынган шаффлборд һәм новус өстәл уеннары белән мәйданчыклар оештырылды.

Шулай ук барлык теләүчеләр дә озынлыкка сикерүдә ярыштылар, дартс уйнадылар. Биредә яшәүчеләр бик теләп һәм зур азарт белән ярышларда катнаштылар һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International