ТАССРның 100 еллыгы кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре фольклор кичәсе оештырдылар.
Гармун көе астында социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбуллова, Мәдинә Хажарова һәм хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова бию һәм уеннар үткәрделәр. Чараның максатлары катнашучыларның кәефен күтәрү, аларның үз-үзләрен күрсәтү ихтыяҗын канәгатьләндерү, республика халыкларының онытылган борынгы бәйрәмнәрен һәм традицияләрен яңарту һәм саклау иде.
Фольклор кичәсе саф һавада үтте. Гармун тавышлары социаль хезмәт алучыларны кичке уеннарга чакырды, ә бию-җыр уеннары, такмаклар, татар һәм рус халык җырлары яшь катнашучыларны да битараф калдырмады. Бәйрәмнең кульминациясе «Бию ритмында» түгәрәгендә катнашучыларның милли киемнәрдәге чыгышы булды.
Чарада барлыгы 25 кеше катнашты.