2020 елның 12 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 77 677 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 279 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,82 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 44 995 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 188 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,73 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 571 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 53 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.