ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Өлкәннәргә һәм инвалидларга комплекслы социаль хезмәт күрсәтү буенча «Йөрәктән йөрәккә» дигән проект яшәүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү һәм тормышка ашыру кысаларында төрле технологияләр буенча чаралар үткәрелә. Бүген социаль эш буенча белгеч Ирина Мөслимова аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән ком терапиясе буенча дәрес үткәрде.

10 августта Татарстанның Баулы муниципаль районына 90 ел тулды. Шушы юбилей уңаеннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тарихи-танып-белү сәгате үткәрелде.

10 август көнне күп балалы гаиләгә бару кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы кече яшьтәге мәктәп балалары белән дәрес үткәрде. 

«Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру» социаль технологиясе кысаларында 7 август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Медиахаоста сайлау кыенлыклары» дигән төркемле дәрес үткәрде. 

Бүген Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культурасы буенча инструкторы Ләйсән Җиһангирова саф һавада зарядка үткәрде. Чара социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

«Инклюзив Ресурс Үзәге» Төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасы мәгълүматларына караганда, 2020 елның 22-25 сентябрендә Самара шәһәрендә «Тере инклюзив практикалар» Федераль форумын үткәрү планлаштырыла.


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнарга социаль-педагогик һәм социаль-психологик хезмәтләр күрсәтүне дәвам итәләр.

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өй шартларында тәрбияләү мәктәбендә дәресләр дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International