Эльмира Зарипова булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы алдыннан Мамадыш муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе бара. Хәйрия акциясе республикада 2007 елдан бирле үткәрелә.

11 августта акция кысаларында Мамадышта Кызылтау һәм шәһәр мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары букчалар алды. Балаларга бүләкләр тапшыру тантанасында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм министр 3нче мәктәпнең 21 беренче сыйныф укучысына портфельләр тапшырдылар.

Районда хәйрия акциясе дәвам итә. Шушы көннәрдә авыл беренче сыйныф укучылары бүләкләр алачак.

Фото авторы – Николай Михайлов, «Нократ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International