Э. Ә. Зарипова Кукмара районының социаль учреждениеләрендә булып кайтты

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Кичә, 11 нче август көнне, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Кукмара муниципаль районына эшлекле сәфәре булды.

Сәфәр кысаларында ведомство башлыгы мәшгульлек үзәгендә, «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәм «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды, анда ул Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International