Министр Мамадыш интернат-йорты коллективына пандемия чорында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

11 августта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды.

Эшлекле сәфәр кысаларында ведомство башлыгы Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының хезмәт коллективы белән аралашты. Исегезгә төшерәбез, яңа коронавирус йогышы пандемиясе чорындаТатарстанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре үзизоляция режимында эшли. Министр хезмәткәрләргә авыр хәлдә фидакарь хезмәтләре һәм иң катлаулы чорларда да үз карамагындагыларга ярдәм итәргә әзер булулары өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Э. А. Зарипова мәшгульлек үзәгендә булды һәм яңа шартларда учреждениенең эше белән танышты, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә һәм «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды.

Район хакимияте бинасында министр Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте. Мамадышлыларны эшкә урнашу һәм яңа һөнәр алу мәсьәләләре кызыксындырды. Ведомство башлыгы татарстанлыларга аларны кызыксындырган сораулары буенча консультацияләр бирде һәм сорауларга тулы җаваплар бирде.

Фото авторы – Кристина Сабурова, «Нократ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International