Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт реабилитациясе кабинетында «Бакчачылык» һәм «Тегү эше» юнәлешләре буенча дәресләр узган. Дәресләрнең максаты мөмкинлекләре чикле балаларны хезмәт тернәкләндерүдән гыйбарәт иде.
Шулай итеп, мөмкинлекләре чикле балалар белән бакчачылык дәресендә бакчачылык эшләре нигезләре өйрәнелде: туфрак эшкәртү, орлыкларны һәм үсентеләрне аеру, үсемлекләр утырту һәм карау, уңыш җыю һәм саклау.
Тегү эше буенча дәрестә тегү машинасында гамәли күнегү үткәрелде, аның ярдәмендә бала элементар эшләнмәләр тегәргә, мәсәлән, эләктерү өчен детальләрне тегәргә өйрәнде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт тернәкләндерү кабинетында дәресләр планы төзегәндә дә катнашучыларның теләкләре һәм мәнфәгатьләре исәпкә алына.
Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең хезмәт тернәкләндерү кабинеты эшчәнлеге белгечләргә яңа социаль технологияне уңышлы гамәлгә кертергә мөмкинлек бирә, шул рәвешле күрсәтелә торган социаль хезмәтләр спектры киңәя. Шуның өчен социаль хезмәтләрдән кулланучылар үз гаиләләренең тормыш сыйфатын яхшырту өчен яңа идеяләр үстерә, аны тормыш белән тәэмин итүгә өстәмә ресурслар таба алачаклар.
Хезмәт реабилитациясе кабинетында дәресләр һәр пәнҗешәмбе саен: бакчачылык буенча 13:00 дән 14:00 гә кадәр; тегү эше буенча 14:00 дән 15:00 гә кадәр уза.