ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан Тукай районы «Мизгел» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән темага социаль хезмәт алучылар өчен чара уздырдылар.
Чараның максаты – балигъ булмаган балаларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү, спорт мәдәниятен үстерү.
Чара башында «Мизгел» отряды волонтерлары «100 хәрәкәтчән уен» спорт эстафетасын оештырдылар, соңыннан барлык катнашучылар да спонсорлардан татлы бүләкләр алдылар.
Китапханәчеләр ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган китаплар күргәзмәсе оештырдылар һәм туган як турында табышмаклар, мәкальләр белән әңгәмә үткәрделәр.
Чара барышында балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Татарстан турында китаплар карадылар, Туган ил турында мәкальләр искә төшерделәр, туган якның яраткан урыннары турында табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар һәм иганәчеләрдән бүләкләр алдылар.

.jpg)