Татарстан Республикасында 2019-2021 елларда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы пилот проектын гамәлгә кертү буенча өйрәтү чараларын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан агымдагы елның августында «Озак вакытлы карау нигезләре» пограммасы буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль хезмәткәрләрен укыту оештырылган һәм уздырылган.
Курсның максаты – тыңлаучыларда чит кешеләрнең каравына мохтаҗ булган затларны карау буенча компетенцияләр формалаштыру.
Уку барышында авыручы затлар һәм аларның туганнары белән эшләүдә психологик аспектлар каралды, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карауның төп төшенчәләре һәм бурычлары ачылды, гигиена һәм азык кабул итү сәләте булмаганда ярдәм итү принциплары өйрәнелде, мобильлеге чикләнгән кешеләрнең куркынычсыз хәрәкәт итү һәм табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү буенча гамәли күнекмәләр эшләнде.
Тыңлаучылар өлкәннәр һәм инвалидларны карау өлкәсендә һөнәри компетенцияләрне үстерү мөмкинлеге алган өчен рәхмәт белдерделәр.
Укуларын уңышлы тәмамлап, 83 социаль хезмәткәр квалификация күтәрү турында таныклыклар алды.