ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

«Оста куллар» клубы эше кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Печище авыл мәдәният йорты һәм Печищи мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган патриотик сәгать үткәрделәр.

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече Широбокова Ирина «Җиңү» клубы катнашучылары белән «Клад эзләгәндә» квест-уенын үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова хезмәт аша тернәкләндерү кабинетында «Тегү эше» юнәлеше буенча дәрес үткәрде. Дәреснең темасы «Модельләштерү ысуллары: макет, формулаларны кулланып» иде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар катнашты. Чараның максаты – киемнәрне модельләштерүнең төрле ысулларына өйрәтү.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре елдан-ел социаль хезмәт алучылар белән «Хатирәләр» технологиясе буенча дәресләр үткәрәләр.

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина 11нче социаль участокта РФ Дәүләт флагы көненә багышланган дәрес үткәрде.

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагог-психолог өлкән төркем балалары белән «Чәчәкләр һәм хисләр дөньясы» программасы буенча дәрес үткәрде.

Теләче муниципаль районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру тормышка кысаларында «Карау мәктәбе» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

«Ата-ана булу бәхете» социаль проекты кысаларында 24 август көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Ана һәм бала» бүлмәсендә «Имүче баланы карау» дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International