Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Ләйсән Җиһангирова «Сәламәтлек марафоны» дигән спорт чарасы үткәрде.
Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спортның төрләре белән кызыксынуны арттыру.
Чара башланыр алдыннан катнашучылар «Комета» һәм «Лидер» командаларына бүлеште. Ярышларның һәр этабында командаларга «Туп керт», «Максатка эләк», «Туп тапшыр», «Иң тиз» һ.б. төрле физик күнегүләрне башкару буенча биремнәр яңгырады. Тернәкләнүчеләр эстафеталарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар.
Спорт чарасы атмосферасы шатлыклы да, киеренке дә иде – чөнки иң көчле команда җиңәргә тиеш иде. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә «Комета» командасы «Лидер» командасын нибары бер очкога артта калдырып, җиңү яулады.
Чарада алты социаль хезмәт алучы катнашты.