20 августта Казанда Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») VI Республика фестиваленең гала-концерты булды. Концерт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.
Фестивальдә Татарстан Республикасының 200дән артык коллективы һәм башкаручылары катнашты.
Коронавирус йогышы пандемиясе аркасында концерт онлайн-трансляция форматында узды. Төшерү бригадалары бөтен республика буенча 50 конкурс мәйданчыгында катнашучыларның чыгышларын төшерделәр, шуннан соң аларны финал гала-концерт белән бергә онлайн трансляцияләделәр.
Фестивальдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Л.Р., Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Э.А., Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева З.Р., шулай ук Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Иштирәков Х.Г. катнашты.