Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар өчен «Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе» дигән икенче уку семинарын ачуга багышланган пленар сессиядә катнашачак.
Катнашучылар арасында шулай ук «Яңа гасыр» Автономияле Коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Лилия Таишева, Россия Фәннәр академиясе социаль-сәяси тикшеренүләр институтының этно-демографик һәм интеграция процесслары бүлеге җитәкчесе, ФАДН җитәкчесе киңәшчесе Виктория Леднева, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Мәскәү Хөкүмәте карамагындагы милләтләр эшләре буенча советның миграция мәсьәләләре буенча комиссия рәисе, миграция мәсьәләләре һәм чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү буенча Россия Президенты каршындагы советның милләтара мөнәсәбәтләр буенча комиссиясе әгъзасы, Росстат Иҗтимагый советы әгъзасы, РФ ФҖ Федерация Советында эшче төркемнең миграция буенча комиссиясе рәисе Юрий Московский.
Теорияне һәм практиканы үз эченә алган укыту семинары 25-27 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. Лекторлар миграция сәясәтен гамәлгә ашыруда тәҗрибә һәм уңышлы кейслар белән уртаклашачак. Чарада Россиянең 11 регионыннан вәкилләр катнашыр дип көтелә, аларның гаризалары чараны оештыручы - «Яңа гасыр» КБАО тарафыннан сайлап алынган. Семинарда катнашучылар географиясе Ленинград, Иваново, Тверь, Воронеж, Архангельск һәм Төмән өлкәләрен, Мәскәү, Тобольск, Удмурт республикаларын, Башкортстан һәм Кырымны үз эченә ала.
Аның кысаларында «Мигрантларны социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү өлкәсендә секторара ресурс үзәге» проектына нәтиҗәләр ясалачак. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар реаль вакыт режимында «Россиядә мигрантларга ярдәм» мобиль комплексы эшен бәяли алачаклар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Яңа гасыр» Автономияле Коммерциячел булмаган оешмасы миграция өлкәсендә эшләү буенча өченче ел рәттән укулар үткәрә, түләүсез семинарлар һәм Россиянең алдынгы белгечләрен чакырып уку курслары оештыра.
Укыту семинарлары Россия Федерациясе Президентының Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән граждан җәмгыятен үстерү грантыннан файдаланып һәм милләтләр эшләре буенча РФ Дәүләт Думасы Комитеты, Россия ФАДН һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Гомумән алганда, 2018-2020 елларда Татарстан Республикасы базасында Россиянең 62 төбәгеннән 128 белгеч белем алган.