«Шәфкать» комплекслы үзәге белгечләре наркотикларга каршы акция уздырдылар

2020 елның 21 августы, җомга

20нче август көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мизгел» отряды волонтерлары белән берлектә «Наркотикларга ЮК дип әйтү өчен ун сәбәп» дигән акция уздырганнар. Акция наркотик һәм психоактив матдәләрдән явызларча файдалануны кисәтүгә һәм яшь буынның үз сәламәтлекләренә аңлы карашын формалаштыруга юнәлтелгән иде.

Акциянең максаты – яшьләрне наркотиклар һәм психоактив матдәләр куллануның тискәре нәтиҗәләре белән таныштыру.

Чара барышында белгечләр балаларга яшь организм өчен наркотик матдәләр куллануның нәтиҗәләре һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук яшүсмерләр белән наркомания проблемасы белән каршылашкан гаиләләргә психологик һәм башка ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында да сөйләделәр.

Акциядә 13 балигъ булмагансоциаль хезмәт алучы балалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International