Бөгелмә яшүсмерләре зоологик йөгерешләрдә катнашты

2020 елның 25 августы, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә шәһәре социаль участогының балалар уен мәйданчыгында «Зоологик йөгерешләр» дип аталган спорт чарасы узды.

Чараны Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Токмачева Марина һәм Артеполихина Галина оештырдылар.

Чара башында балалар ике төркемгә бүленеп, үз командаларына исемнәр уйлап таптылар. «Фламинго» һәм «Страуслар» төркемләре көрәшкә керде.

«Йөгерешләр» барышында катнашучылар төрле хайваннар тормышы турында кызыклы фактлар белделәр һәм биремнәр үтәделәр. Балалар бик теләп куяннар кебек кишер артыннан сикерделәр, ташбака кебек дүрт аяклап йөрделәр, командалар дистанцияне бер берсенә тотынышып үттеләр, пингвиннар, дөяләр, аюлар, крокодиллар ролендә булып карадылар, бик күп кызыклы биремнәр үтәделәр.

Һәр команда үз уенчылары өчен җан атты, исемнәрен кычкырып, кул чапты. Балалар җитезлек, хәрәкәтчәнлек, физик көч күрсәттеләр.

Эстафета күңелле үтте. Мавыктыргыч очрашу беркемне дә битараф калдырмады. Чара ахырында барлык катнашучылар һәм оештыручылар мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрергә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International