«Ишегалды уеннары» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Наталья Ташлинцева 1нче социаль участокта «Ә безнең ишегалдында» дигән уен программасы оештырган.
Чараның максаты – балаларның саф һавада уртак уеннар оештыруга булган ихтыяҗларын стимуллаштыру, хәрәкәт активлыгын үстерү.
Уен эшчәнлеге барышында барлык катнашучылар да иҗади сәләтләре белән бик теләп уртаклаштылар. Балалар бик теләп хәрәкәтле уеннарда ярыштылар, җитезлек, чыдамлык һәм көч күрсәттеләр. Бердәмлек һәм ярдәмчеллек «Диңгез кардәшлеге» командасына җиңүгә ирешергә ярдәм итте.
Чара ахырында балалар тәм-томнар алдылар. Уен балаларга бик күп уңай эмоцияләр китерде.